Арча районы укытучылары “Цифрлы сызым укытучысы” дипломнарына ия булды
Республика буенча нибары 22 белгеч кенә ия булган әлеге юнәлештә Арча районыннан ике педагог беренчеләрдән булып диплом алды.
Татарстан Республикасы буенча “Цифрлы сызым укытучысы” программасы буенча профессиональ әзерлек дипломнарына ия булучылар саны бүгенге көндә нибары 22 кеше тәшкил итә. Аларның икесе – Арча районы укыучылары, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.
Татарстан Республикасында белем бирү оешмалары җитәкчеләренә һәм укытучыларга “Цифрлы сызым укытучысы” программасы буенча беренче дипломнар тапшырылды. Әлеге таныклыкларга Арчаның күппрофильле лицее директоры Максим Ильясов һәм Арчаның алтынчы мәктәбенең информатизация буенча директор урынбасары Илшат Фәйзуллин лаек булды.
Профессиональ әзерлек программасын уңышлы тәмамлаган педагогларга дипломнарны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин шәхсән үзе тапшырды. Бу вакыйга республика мәгарифе өчен әһәмиятле этап булып тора.
Бүген Арча районы укучылары өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Белгечләрнең әзерлеге белем бирү сыйфатын күтәрүгә, заман таләпләренә җавап бирә торган укыту мохите формалаштыруга юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев