Арча районы халкын «Кырлай» ял комплексы өчен твыш бирергә чакырабыз
«Татмедиа» АҖ һәм «Татар-информ» Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында иң яхшы туристлык объектын ачыклау эшен дәвам итә
Күптән түгел Вконтакте төркемебездә районыбыздагы иң яхшы туристлык урынын ачыклау буенча сораштыру куйган идек. Әлеге сораштыруда 94 тавыш белән "Кырлай" ял комплексы җиңеп чыкты.
Шундый ук сораштыру бүгеннән "Татар-информ" сайтында да башланып китте. Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында иң яхшы туристлык объектын ачыклау буенча эш алып барыла. Укучыларыбызга республика буйлап сәяхәт итү өчен иң уникаль 10 туристик урынга керәчәк объектны сайларга тәкъдим итәбез.
Арча районы халкын "Кырлай" ял комплексы өчен твыш бирергә чакырабыз. Тавыш бирү әлеге сылтама буенча бара: https://www.tatar-inform.ru/news/reki-gory-i-morya-kakie-lucsie-mesta-tatarstana-vozglavyat-top-putesestvii-na-maiskie-5903929. Исемлектә Арча районы объекты 5нче булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев