erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Арча районында агитбригадачылар игенчеләргә җырларын бүләк итте

Узган атнада районның ындыр табакларына ашлык кайта башлады. Биредә хезмәт куючыларның эшкә дәртләре артсын дип, җыр-моң аша көч-куәт бирергә Арча Мәдәният йорты каршындагы агитбригадачылар ындыр табакларына җырлы сәяхәтләрен башлады.

“Икмәк булса — җыр да була”, — дип әйтергә ярата агитбригада җитәкчесе Расих Галимҗанов. Чыннан да, көннәр матур торып, урып-җыю да тулы куәтенә барып, ындыр табакларына ашлык кайта башласа, үзеннән-үзе күңел үсеп, нидер көйлисе килә башлый.

Бүген агитбригадачылар: Расих Галимҗанов, Данис Гайфуллин һәм Адилә Нотфуллина “Кырлай” агрофирмасының Иске Иябаш бригадасы ындыр табагында булып, биредә эшләүчеләргә дәртле җырларын бүләк итеп кайтты.

Тамашачылар арасында яшь игенче Рафил Гомәров та бар иде. Рафилнең әле армиядән кайтканына бер ай да юк икән. Башта Киров өлкәсендә, аннан Ростовта хезмәт итеп кайткан егет армиягә киткәнче комбайнда эшләгән. Бүген дә комбайн штурвалын иярли ул. Һәм киләчәген авыл белән бәйләргә тели. Чөнки әти-әниләре дә шушы җирдә эшләп үскән кешеләр, үзләренең үрнәгендә балаларына да җиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Үз җирләре бар, крестьян-фермер хуҗалыгы буларак шунда хезмәт куялар. “Агитбригадачылар элек тә ел саен килә иде. Бүген дә җырларын тыңларга мөмкинлек туды”, - ди Рафил.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярты сәгатькә генә якын концерт булса да, хезмәт кешесенә көч бирүче ял ул. Ындыр табагында эшләүчеләр, ашлык ташучылар рәхмәтләре белән озатып калды агитбригадачыларны.

Кайтканда Сикертән кызы Адилә Нотфуллина әйтеп куйды:” Үзебезнең ындыр табагында эшләгән вакытларны сагынып куйдым. И рәхәт вакытлар! Эшләгәнгә бирелгән акчага мәктәпкә киемнәр ала торган идек. Агитбригада килгәнен дә хәтерлим, ашлык өстенә тезелешеп утырып караган идек чыгышларын”.

“Агитбригада 20 ел авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә җырларын бүләк итеп йөри инде”, —ди Расих Галимҗанов. Киләчәктә дә шулай шатлык өләшеп яшәргә язсын үзләренә. Ә быел әле аларның чыгышын күрү шактый игенчеләргә насыйп булыр. Әле урып-җыю башланды гына бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев