erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында “Арча-уен” дип исемләнгән яшьләр өчен спорт-күңел ачу чарасы узды

Арча стадионында икенче ел рәттән оештырылып килүче ярышлар чын спорт бәйрәмен хәтерләтте

14 октябрь көнне Арча районында “Арча-уен” дип исемләнгән яшьләр өчен спорт-күңел ачу чарасы узды. 
Республика яшьләре оешмалары арасында ел саен оештырылып килүче грант бәйгесендә җиңеп чыгып, Арча Укучылар сарае районның ФОРПОСТ оешмасы белән берлектә икенче ел рәттән әлеге юнәлеш буенча эш алып баралар. Агымдагы елда “Адым” проекты кысаларында уздырылган “Арча-уен” чарасы актив яшьләрне бер урынга җыйды. Проектның матсаты – районыбыз яшьләренең вакытларын файдалы һәм күңелле уздыру өчен төрле чаралар уздыру. 

“Арча-уен” чарасы районыбыз яшьләренең гимны белән башланып китте. Ул биредә беренче тапкыр зур флешмоб белән башкарылды. “Арча яшьләре гимны”ның авторлары – Раушания Закирова һәм Гөлфия Шакирова.

 

Район башлыгы Илшат Нуриев катнашучыларга уңышлар һәм гадел көрәш теләп, уеннарны ачып җибәрде. “Республикабыз тәкъдим иткән мөмкинлекләрдән файдаланучы яшьләребез белән горурланам. Сезнең кебек яшьләр булганда районыбыз алга барачак. “Арча-уен” чарасы дәвамлы булсын”, – диде ул.   
Чара ачылышында ТР Яшьләр эшләре министрлыгының террито-рияләр белән эшләү һәм яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерү бүлеге киңәшчесе Алсу Мамадалиева да катнашты. Ул яшьләргә уңышлар теләде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышларның төп хөкемдары, “Арча-уен”ны оештыруга зур көч куючы якташыбыз, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты доценты Равил Нәбиуллин иде. Уенда студентлардан торган аның үз командасы да катнашты.  
Уенда 36 команда составында Арча районының 144 укучы һәм эшләүче яшьләре катнашты. 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге ике егет һәм ике кыздан торган командалар биш этапта сынау аралыгын уздылар. Ярышлар бик үзенчәлекле, катнашучыларны төрле яктан сыный торган иде. 

Җитезлек, үҗәтлек, кыюлык, зирәклек – яшьләрдәге барлык сыйфатлар да тикшерелде. Алар велосипедта да, катамараннарда да йөрде, баулар буйлап та үрмәләде, төрле сынау киртәләре аша узды.
Беренче яшь категориясендә 1 урынны Арча педагогика көллиятенең “Форсаж” командасы, 2 урынны Арча 5нче гимназиясенең “Туз” командасы, 3 урынны Арчаның 6нчы мәктәбе командасы яулады. Икенче яшь категориясендә җиңүчеләр булып Арча спорт мәктәбе һәм 11нче балалар бакчасы җыелма командасы, укытучылардан торган “Мәгариф” командасы, Арчаның 2нче мәктәбе командалары танылды.  
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, медаль, кубоклар һәм дипломнар тапшырылды.

 Фотолар Арча укучылар сарае төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев