Арча районында бер яшүсмер кызда вируслы А гепатиты табылган
Нинди вирус бу, ничек сакланырга, ничек авырмаска – без бу турыда Биектаудагы Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарына хезмәт күрсәтүче “Рос-потребнадзор” бүлеге җитәкчесе Эльвира Салкова белән сөйләштек. Узган ел республикада А гепатиты белән 82 кеше авырган.
– Эльвира Валентиновна, вируслы А гепатиты нинди чир ул, аның билгеләре нинди?
– Вируслы А гепатиты ул кискен йогышлы чир. Ул бөтен организмга, бавырга тискәре йогынты ясый. Вируслы А гепатитын йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, аппетит югала, эч китә, укшыта, уң якта кабыргалар астында ниндидер бер уңайсызлык сизелә, бәвел төсе караңгылана, тән һәм күзләр саргылт төскә керә.
– А гепатиты ничек йога?
– А гепатиты сыйфатсыз су эчсәң, пычрак сулыкларда коенсаң, вирус эләкккән ризыклар ашасаң, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәсәң (куллар аша һ.б.) йогарга мөмкин.
– А гепатиты инфекциясеннән дәваланып, кабаттан бу вирус белән авырырга мөмкинме?
– Бу инфекция белән авырганнан соң кешедә гомерлек иммунитет барлыкка килә.
– Гаиләдә берәрсе А гепатиты вирусы белән авырганда авырмас өчен нишләргә кирәк?
– А гепатиты белән авырган кеше хастаханәдә инфекция бүлегендә дәвалана. Өендә дезинфикция үткәрелә. Авыру белән якыннан аралашкан кешеләр шулай ук тикшерелә. Алар 35 көн дәвамында медицина күзәтүе астында булалар.
– Ә ничек А гепатитыннан сакланырга?
– Иң әһәмиятле чара – вакцина. Бигрәк тә А гепатиты буенча имин булмаган төбәкләргә, илләргә чыкканда вакцина ясатырга кирәк. Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, ризык әзерләү предприятиеләрендә, су һәм канализация корылмаларында эшләүчеләргә, медицина хезмәкткәрләренә, авыру белән якыннан аралашкан кешеләргә вакцина ясатырга кирәк.
– Вакцинадан тыш, үзебездән торган саклану чараларын да әйтеп үтсәгез иде.
– Яшелчә, җиләк-җимешләрне әйбәтләп юарга. Ашар алдыннан, бәдрәфтән соң, йөреп кайткач, кулларны әйбәтләп юарга. Суның кайнаганын гына эчәргә. Су коенганда авызга су кертмәскә кирәк.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Без бу темага район педиатры Алсу Кузнецова белән дә сөйләштек.
– Алсу Альбертовна, А гепатитыннан яшь балага прививка ясыйлармы?
– Юк, яшь балаларга А гепатитыннан прививка ясалмый. Бу каралмаган. А гепатиты белән авыру очрагы ул минем эшләү дәверендә 2-3 очрак кына булды. Ә менә бу әле яңа булган очрак Арчада яшәүче һәм укучы кыз балада ачыкланды. Кыз Таджикстанга кунакка барып кайта. Шуннан соң авырый башлый. Әгәр дә дәваланмасаң, бу бавыр циррозына китерергә мөмкин. Чөнки инфекция бавырга тәэсир итә. Дәваланган очракта бу бик куркыныч инфекция түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев