erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында чираттагы Иҗтимагый совет утырышы узды

Утырышны совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова алып барды.

2 ноябрь көнне Арча районында чираттагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта район халкы өчен мөһим сорауларга ачыклык кертелде, бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләр каралды һәм киләчәккә планнар төзелде.
Чарада район башкарма комитетының бүлек һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашты. Көн тәртибендә төп өч мәсьәлә иде, аларның һәрберсе турында чыгышлар тыңланды һәм фикер алышу уздырылды.

Утырышта каралган беренче мәсьәлә Арча районы территориясендә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарны үтәү турында иде. Аның турында “Росреестр“ның Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Рәсимә Шакирова һәм Арча районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илһам Сираҗиев чыгыш ясады. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Утырышның икенче зур мәсьәләсе Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында район оешмаларының эше, туган якның мәдәни-тарихи мирасын саклау һәм пропагандалау, Россиядә педагог һәм остаз елында яшьләрне патриотик тәрбияләү турында булды. Әлеге темалар буенча пенсионерлар Союзының район бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина һәм Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева чыгыш ясады. 

Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү һәм грант акчаларын социаль проектларга җәлеп итү тәҗрибәсе турында район үзәк китапханәчесе Анастасия Аскарова, Наласа мәчете имам-хатыйбы Зөфәр Нәҗметдинов, район ветераннар Советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина эшләнгән хезмәтләре турында сөйләде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев