Арча районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейд узды
Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан Арча районында 2025 елның 20 июнендә Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейд үткәрелде. Рейд вакытында 14 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. Техниканы эксплуатацияләүдә төрле хокук бозулар өчен 4 административ эш кузгатылган. Габделхак Касыймов - Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев