erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында шәхси авыл хуҗалыгы техникасын техник карау башланды

Беренче техник караулар Апаз һәм Хәсәншәех авылларында узды.

Расланган график нигезендә 2025 елның 12 маенда Апаз авыл җирлегендә шәхси затларның үзйөрешле машиналарын һәм прицепларын техник тикшерү башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итә.

«Беренче көнне белгечләр Апаз һәм Хәсәншәех авылларында яшәүчеләрнең техникасын карадылар. Тикшерү барышында 39 берәмлек техника каралды, аларның 1се техник карау таләпләренә туры килми, калганнары якын көннәрдә техник карау узу турында таныклык алачак», – дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев