erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Укучылар сарае «Робоарск»проектын тормышка ашыруны тәмамлады.

«Roboarск» авыл мәктәпләре балаларын техник иҗатка җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Проект 2022 елда Татнефтьнең «Энергия добра» хәйрия фонды грантына ия булды. Грант ярдәме хисабына LEGO база һәм ресурс җыелмалары комплектлары сатып алынды. 2022 елның сентябреннән 2023 елның апреленә кадәр Арча районының Наласа, Сикертән, Сеҗе, Кәче мәктәкпләре базаларында 60 укучыга 30 мастер-класс оештырылды. Мастер-классларны Арча Укучылар Сараеның робототехника буенча укытучы-тренерлары оештырды. Проектны гамәлгә ашыру барышында балалар легоконструкцияләрне җыю һәм программалаштыру буенча 8 сәгатьлек укыту программасын үзләштерделәр. Шулай ук робототехника буенча 2 район ярышы уздырылды. Әлеге ярышларда гомуми 120 бала катнашты. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Проектны гамәлгә ашыру югары нәтиҗәлелек күрсәтте, чөнки робототехника көчле үсеш потенциалына ия, ул үзенә физика, математика, программалаштыру өлкәсендә белемнәрне берләштерә, балаларда һәм яшьүсерләрдә модельләштерү, конструкцияләү һәм шулай ук командада эшләү күнекмәләрен булдырырга мөмкинлек бирә. Арча укучылар Сарае педагоглары “РобоАрск” проектын дәвам итүне планлаштыра. Киләсе уку елында Арча районы балаларын техник иҗатка тарту максатыннан яңа чаралар тормышка ашырылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X