erid:2VtzquqpS7d
Арча үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең хезмәте бәяләнде
Арча яңалыклары

Арча үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең хезмәте бәяләнде

Котлыйбыз!

Халыкның сәламәтлеген саклауга керткән хезмәте өчен Арча үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеге табибы Сәлимгәрәева Рауза Хаҗип кызы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Арча район хастаханәсенең районара йөрәк-кан тамырлары үзәге “Инсульттан үлем күрсәткече иң түбән” номинациясендә Республика баш кан тамырлары үзәгенең “Иң яхшы кан тамырлары үзәге” дипломы белән бүләкләнде.


Нет комментариев