Игьтибарлы булыгыз
Арчада электросамокатта йөрүчеләр саны арта бара. Аеруча күпкатлы йортлар урнашкан Бакый Урманче урамында аларны еш очратырга мөмкин. Шуңа, күрә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, инспекторлар көн саен профилактик рейдлар үткәрә. Бүген дә алар юлда. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.
- Электросамокатта йөргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез.
Җәяүлеләргә өстенлек бирегез, тротуарда сак йөрегез.
Юлны чыкканда игътибарлы булыгыз, транспорт хәрәкәтен күзәтегез.
Онытмагыз, бер самокатта бер генә кеше йөрергә тиеш. Караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар куллану файдалы.
Балигъ булмаганнар самокатны өлкәннәр күзәтүеннән башка кулланмаска тиеш. Иминлек кагыйдәләрен үтәү – үзегезнең дә, тирә-юньдәгеләрнең дә хәвефсезлеге өчен мөһим, - диде ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
Инспекторлар искәрткәнчә, самокат — уңайлы транспорт чарасы, әмма аның белән җаваплы һәм куркынычсыз файдалану һәркемнең уртак бурычы.
Фото ясалма интеллект ярдәме белән эшләнде
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев