Арчада Балаларны яклау көненә багышланган «Шүрәледә кунакта» бәйрәме узды
Күңелле бәйгеләр балаларга күтәренке кәеф, онытылмас тәэсирләр бүләк итте.
Арча районының Җиңү паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Шүрәледә кунакта» дип исемләнгән мәдәни-күңел ачу чарасы узды. Оештыручылар – район мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Бәйрәмгә җыелган нәни дусларыбыз төрле милли һәм спорт уеннарында актив катнашып, җитезлекләрен һәм осталыкларын сынады. Күңелле бәйгеләр балаларга күтәренке кәеф, онытылмас тәэсирләр бүләк итте.
Җыр-моң сөючеләр өчен исә талантлы балаларыбыз катнашында матур концерт программасы тәкъдим ителде. Сәхнәдән яңгыраган җырлар, дәртле биюләр тамашачыларның күңеленә хуш килде.
Җәйнең беренче көне балалар күңелендә үзенең гүзәллеге, яктылыгы һәм шат мизгелләре белән истә калырлык вакыйга булды.
Илләр имин, күкләр аяз, еллар тыныч булсын! Балаларыбызның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын, алар бәхетле һәм сәламәт булып үссеннәр!
Фотолар: Мәдәният йорты МАХ каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев