Арчада бер хатын-кызны үлемнән коткарып калдылар
Бер-беребезгә игьтибарлы, ярдәмчел булыйк.
Казансу паркына су коенырга төштек. Рәхәтләнеп су коенабыз. Бер хатын-кыз да су коена. Икенче якта. Бермәлне моның судан башы гына чыгып тора башлады. "Менә рәхәт чигә", - дим. Һаман бер урында бу. Сәер, дип мин бу хатын-кыз янына йөзеп бара башладым. Мин "сәер" диюгә янәшәдә су коенучы Арчаның 1 нче мәктәбенең 7 сыйныфны тәмамлаган Ильяс Надршин (таэквондо буенча чемпион!) һәм, яр буендагы ике ир кеше суга сикереп, йөзеп килеп, бу хатын-кызны судан тартып чыгардылар. Яны белән яткызып, беренче ярдәмне күрсәтә башладылар. Үлгән бугай, диделәр. Мин үләргә тиеш түгел, дидем. Судан тартып чыгарган бер ир кешенең хатыны шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Ашыгыч ярдәм машинасы бик тиз килеп җитте. Ике фельдшер шунда ук ярдәм күрсәтә башладылар. Тырыша торгач, әлеге хатын-кызга җан керде. Район үзәк хастаханәсенә алып киттеләр. Шунда ук полиция дә килеп җитте. Мин бу хатын-кызны суга батты, димәс идем. Рәхәтләнеп йөзеп йөрде ул. Чәбәләнмәде. Су астына да төшеп китмәде. Организмы белән нәрсәдер булган... Бәлки йөрәк.., бәлки... Белмим, әйтә алмыйм. Анысын табиблар әйтер. Соңыннан белештем. Реанимациядә. Бик авыр хәлдә. Беренче ярдәм күрсәтүчеләр турында язып үтәм. Кәчедән Фәнисә Галәвиеваны без йортлары янган күп балалы Вәлиәхмәтовларга ярдәм итүче буларак беләбез. Монда да туры килеп торуын кара син! Ире Ринат шунда ук ярдәм итәргә суга сикерде, Фәнисә ашыгыч ярдәмгә шалтыратты. Ашыгыч ярдәм килгәнче һәм алып киткәнче алар авыр хәлдә калучының яныннан китмәделәр. Ашыгыч ярдәм бригадасы турында аерым әйтеп үтәм. Диспетчер - Илүсә Рамазанова. Фельдшерлар Сәләхова Мәдинә һәм Мөхетдинова Сөмбел суда хәле авырайган хатын-кызга медицина ярдәме күрсәттеләр. Судан тартып чыгарган һәм беренче ярдәмне күрсәткән икенче ир кешене белми калдым. Соңыннан хәбәр иттеләр, Марат Фәттиев булган ул! Шулай ук Арчаның 1нче мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаган укучы Адиләнең әтисе. Зыян күрүченең авыз-борыныннан су чыгаруда аның ярдәме зур булды. Суда хәле авырайган хатын-кыз исән-сау була күрсен. Шөкер, тирә ягыбызда яхшы кешеләр күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев