erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада инглизчә конференция узды

Арчаның 2 нче мәктәбендә үзгә чара узды: укучылар инглиз телендәге конференциядә чит телне ни дәрәҗәдә белүен күрсәтте.

“Минем туган төбәгем. Кешеләр, вакыйгалар, фактлар” дип исемләнгән конференциянең ачлышына 2 нче мәктәп укучылар инглиз теленнән генә торган җырлар, шигырьләр, биюләр белән чыгышлар әзерләгән. Инглизчә җыр башкаручы укучыны укытучысы аерым әйтеп үтте: Диана Кадыйрова КФУ каршында да узган олимпиадалар җиңүчесе икән.

Конференциянең максаты балалар күңелендә чит телгә мәхәббәтне арттыруга корылган. Әзерлек барышында берәр генә сүзне исендә калдырса да, димәк максатка юл ачык дигән сүз. 

Конференция ике блокта үтте. Берсендә укучылар үзләре яшәгән төбәк, район, шул төбәктән чыккан шәхесләр турындагы мәгълүматларны җиткерсә, икенчесендә Бөек Ватан сугышында, төрле хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә катнашкан һәм катнашучы якташлары турында сөйләде. Шунысы аерым игътибарга лаек, хезмәтләрнең һәммәсе укучының иҗади эшчәнлегенә корылган. Чөнки әлеге мәгълүматлар интернет чыганакларда юк һәм аның һәр җөмләсен үзләре танышып, тикшереп, кирәкле кешеләр белән очрашып сөйләшеп үзләре язган. Әлбәттә, якын киңәшчеләре, ярдәмчеләре — мәктәптәге инглиз теле укытучылары.

Урта Курса мәктәбенең инглиз теле укытучысы Надирә Вәлиева әйтүенчә, балалар инглиз телен теләп өйрәнә. Чөнки, инглиз теле бүгенге көндә халыкара аралашу теле булганлыктан, мәктәпне тәмамлагач та, тормышның төрле өлкәләрендә кирәк булырга мөмкин. “Өйрәнгәндә авырлыклар күп булса да тырышалар. Төрлесенең өйрәнү дәрәҗәсе төрле. Арада аеруча сәләтлеләре бар. Мәсәлән, 9 сыйныф укучысы Айзилә Бикбаева 5 сыйныфтан олимпиадаларда катнаша, 5 ел рәттән призер дәрәҗәсенә лаек булды. Аның белән күп бәйгеләрдә катнаштык. Бүгенге фәнни-гамәли конференциядә без эшебезне Сарай-Чокырчадан махсус хәрби операциядә катнашып, 2022 елның сентябрь аенда Украинада һәлак булган Айрат Галәветдиновка багышладык. Аның геройлыгын күрсәтү, балаларда патриотлык тәрбияләү өчен шушы эш өстендә эшләдек. Мәктәптә ел саен инглиз теле атналыгы уза. Атналык дәвамында чаралар уздырабыз, ачык дәресләр күрсәтәбез, театраль күренешләр дә куябыз, җыр конкурслары да оештырабыз. Укучылар теләп катнаша, атналык дәвамында сәләтләрен күрсәтә. Телне өйрәнергз кызыксынган балалар белән дәресләрдән соң калып шөгыльләнәбез”, - дип сөйләде Надирә Тәбрис кызы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәсәншәех мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Рөстәм Әхмәдуллин “Авылым Хәсәншәех, үткәне һәм бүгенгесе” дигән теманы алган. “Хезмәтемне инглиз теле укытучысы Гөлнара Хәмидуллина белән бергә яздык, — ди Рөстәм. — Мәктәптә инглиз телен әйбәт белүче укучылар бар. бу телдән “2”легә укучылар бөтенләй юк. Үзем аны яхшы аңлыйм, тик сөйләшүем өстендә тагын да эшләргә кирәк. Киләчәктә гарәп телен дә өйрәнәсем килә”. 

Мине сокландырганы — балаларның инглиз телендә иркен аралашуы, укытучыларның сорауларына тиз арада җаваплар бирүе булды. Арча мәктәпләре укучылары өчен телне чит тел түгәрәкләренә йөреп тагын да тирәнрәк үзләштерү мөмкинлеге булса, авыл укучылары мәктәптә генә өйрәнә бит. Тик конференциядә катнашучыларның һәрберсе үзенең телне камил үзләштерүен дәлилләде. Укучыларның әзерлегеннән, белем дәрәҗәсеннән жюрида укучыларны бәяләгән Арчаның 6 нчы мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Кәбирова да канәгать. “Укучыларның әзерлеге югары дәрәҗәдә, проект эшен төгәлләгәнче күп эш башкарылганы күренеп тора. Һәр чыгыш эчтәлекле, презентация белән баетылган. Балаларның, үзләрен ышанычлы тотып,  каушамыйча инглиз телендә сөйләшүе куандырды, сорауларга төгәл җаваплар алдык. Конференция дәвамлы булыр дип өметләнеп калабыз, чөнки райондагы яшь буын өчен әһәмиятле чара”, — диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X