erid:2VtzquqpS7d
Арчада юл һәлакәтендә җиде кеше тән җәрәхәте алды, бер кеше һәлак булды
Арча яңалыклары

Арчада юл һәлакәтендә җиде кеше тән җәрәхәте алды, бер кеше һәлак булды

Ашыкмагыз, сак булыгыз

Кичә, 27 август көнне кичке 18 сәгать 20 минутта "М-7" автотрассасының 77нче километрында (Арчадан барганда Төрнәлегә җитәрәк) булган. Арча ягыннан кызу тизлек белән баручы "LADA XRAY"  машинасы алдан барган машинаны узып, кире үз полосасына кайтканда идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, башта "Шкода Рапид", аннан аның артыннан килүче "Хундай Солярис" ка бәрелә. 

Нәтиҗәдә, җиде кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала (араларында сигез яшьлек бала да бар), "Лада Икс Рэй" ның пассажиры, 48 яшьлек ир-ат һәлак була.  


Арча хәбәрләре

Нет комментариев