erid:2VtzquqpS7d
Арчада мәктәпләр ярминкәсе
Арча яңалыклары

Арчада мәктәпләр ярминкәсе

Мәктәп ярминкәләре елдан ел яхшыра бара.

Бу юлы да сокланып карадык һәм кирәк әйберне сатып алдык. Ярминкә белән танышырга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Халык та күп иде. Яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, мунча себеркесе, үләннәр  сатып алдылар. Рәхәтләнеп концерт карадылар. 2024 ел - Гаилә елы, 2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы. Шул уңайдан эчтәлекле күргәзмәләр оештырылган иде. "Бергә булганда - без көчле!" - дуслык, туганлык, милләтләр дуслыгы турында бик матур чыгышлар булды.  Афәрин, мәгариф хезмәткәрләре, соклану-шаккатуларның чиге булмады! Район башлыгы Илшат Нуриев: "Молодцы!", - дип, хезмәтләренә рәхмәт әйтте. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев