erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада шахмат уенына оста гаиләләр көч сынашты

Арча районының «Укучылар сарае» өстәмә белем бирү оешмасы Гаилә елы уңаеннан «Папа, мама, я - шахматная семья» турниры оештырды

Шахмат турнирында районыбызның 20 гаиләсе катнашты. Арчада яшәүче гаиләләрдән тыш, Казанбаш, Мәтәскә һәм Утар Аты авылларыннан да командалар килгән иде.

Оста шахмат уйнаучы әти-әниләр, әби-бабай һәм балалар җыелып, матур уеннар күрсәттеләр. Уеннарны күзәтүче һәм аларга бәя бирүче Укучылар сараенда шашка-шахмат түгәрәген алып баручы Айдар Яхин иде. 

Ике сәгать дәвамында барган уеннар түбәндәге нәтиҗә белән төгәлләнде: 1 урын - Мостафиннар гаиләсе (Утар Аты), 2 урын - Галәветдиновлар гаиләсе (Арча), 3 урын - Сөләймановлар  гаиләсе (Арча).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренче урын алучы Мостафиннар гаиләсе командасы составында гаилә башлыгы, кызы Чулпан һәм улы Рәдиф иде. Балалар икесе дә шахмат белән әле бер генә ел шөгыльләнә. Түгәрәктән тыш, әти кеше алар белән өстәмә дә уйный. Улы Рәдифнең аеруча бу уен төренә оста булуын әйтте гаилә башлыгы. Өйдә калучы биш яшьлек уллары да уйный белә икән. "Миңа җиңәргә түбәтәем булышты", - ди ярышка түбәтәй киеп килүче җиңүче Рәдиф.

Бүләкләү мизгелләрен әлеге сылтама буенча карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев