Арчада Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр
Гыйбадәт кылдылар, суны аруландырдылар, су коендылар.
Христианнар Хач ману бәйрәмен 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә һәм кичә көн дәвамында бәйрәм иттеләр. Халык календаренда «керәшен суыклары» буларак та искә алына ул. Православие динендәгеләрнең өч мәртәбә суга чумуы — аның тәне һәм җанының гөнаһлар өчен үлүен, ә судан чыгуы — Гайсә Коткаручы терелгән кебек, яңадан терелүен аңлата.
Безнең районда Арча чиркәвендә һәм Төбәк-Чокырча чиркәвендә, Арчаның Вахитов урамындагы чишмәдә, Михайловка һәм Венета чишмәләрендә Арча чиркәвенең өлкән попы Лин атакай Кондаков гыйбадәт кылды, суны аруландырды.
Төбәк-Чокырча авылы чиркәвендә гыйбәдат кылу вакыты.
Арча чиркәвендә.
Михайловка авылында.
Венета авылында
Вахитов урамындагы чишмәдә. Саклык банкы артында.
Суның аруланган көче бүген дә дәвам итә, савытларга суны җыеп та куйсаң була. диләр. Файдасын күрүчеләр бар.
Хач ману бәйрәменең каян килеп чыкканын китаплардан укып беләбез. 30 яшьлек Гайсә Коткаручы (Иисус) Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти. Судан чыккач, Гайсә Коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә һәм, күкләр ярылып, аваз ишетелә: “Син Минем сөекле улым, Синдә Минем Илтифатым!” Суга чуму йоласы вакытында беренче тапкыр Аллаһ–Ата, Аллаһ–Ул, Аллаһ–Изге Рух өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә бәйрәмнең икенче исеме дә бар “Аллаһның күренүе”. Арулану йоласын үтәгәннән соң Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә әзерләнү өчен 40 көнгә чүлгә китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев