Берсе дә җиңелергә теләмәде.
"Запорожец" машиналарында ярышлар үткәрү Арчада матур традициягә әверелде. Ел саен февраль ахырында оештыруда ул. Көннең нинди булуына карамастан, халык та күп җыела. Бүген дә бик күп килгәннәр иде.
Ярышта барлыгы 21 машина катнашты. Әлматтән, Казаннан, Балтачтан, Әтнәдән дә килгәннәр иде.
Оештыру - көчле, трассалар яхшы, катнашучылар әйбәт әзерлекле, алып баручы Рамил Мөхетдинов - искиткеч, ярыш та кызу барды.
Нет комментариев