erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада зур бәйрәм узды: Бөек Җиңүгә 80 ел

Бүген Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышынды Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парад булды

Искиткеч матур бәйрәм иде бу. Көн дә рәхимле булды, халык та күп иде. Парадта катнашучыларның һәркайсына рәхмәт, бәйрәмне ямьләндерүчеләр сез бит! 

Парадтан соң митинг булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов район халкы, кунакларны бәйрәм белән котлады. Безгә азатлык яулап биргән, тылда фидакарьлек күрсәткән райондашларыбызга, бүген махсус хәрби оперциядә катнашучы ир-егетләргә рәхмәт әйтте.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Рәисенең бәйрәм котлавын җиткерде.

Мәңгелек ут каршына чәчәкләп салып, яу кырында ятып калган райондашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды. Бәйрәм концерт белән дәвам итте. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев