Арчадагы бу чишмәдән бер көндә 4 тонна су алалар
Бүген Арчаның Көнбатыш мәчете янындагы чишмәне ачу тантансы булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка бик күп мөхтәрәм кунаклар катнашты. Алар барысы да әлеге изге эшкә өлеше кергән һәркемгә рәхмәт белдерделәр.

70 метр тирәнлектән чыккан суның анализы аның яхшы сыйфатлы булуын күрсәткән.
- Көн саен кешеләр биредән 4 тонна су алалар, - ди шушы эшне башлап йөргән Г.Курсави исемендәге мәчетнең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Ибраһимов. - Ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен! Равил хәзрәт бу мәчеттә 2017 елдан бирле эшли. Аның халыкка ислам динен таратудагы эшчәнлеген югары бәяләп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәхмәт хаты тапшырды.
.jpeg)
Соңыннан без чишмәдән су алырга килүчеләр фикере белән дә кызыксындык.
- Бу су безгә бик ошый. Сыйфаты бик яхшы,йомшак, юшкыны калмый. Эчәргә суны шуннан гына алабыз хәзер ,- диде Арчада яшәүче Марсель Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев