Арчадан Салават һәм Илүзә Сибагатуллинар Республика көнендә никахларын рәсмиләштерде
Бу көнне Казанда республиканың барлык районнарыннан килгән 45 пар берьюлы гаилә төзеде
Республика көне уңаеннан 30 августта Казанда республиканың барлык районнарыннан килгән 45 пар берьюлы никахларын теркәде. Бу матур чара Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды. Анда Арча районын Салават һәм Илүзә Сибагатуллиннар гаиләсе тәкъдим итте. Бу хакта район гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлеге хәбәр итә.
Яшь парларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тәбрикләде.
“Татарстан Республикасы көнендә сез бер-берегезне гомер буе яратып, аңлап яшәргә сүз куештыгыз. Бергә булганда сез барлык авырлыкларны җиңәрсез. Бәхетле булыгыз”, – диде ул.
Бәйрәм республика гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлеге тарихында быел икенче тапкыр узды. Узган елның 30 августында никахлашкан 45 парның 10сы быел инде әти-әни булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев