erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага якташыбыз, галим, шагыйрь Рифат Җамал кайтты (ВИДЕО)

Мондый очрашулар күбрәк булсын иде.

Бүген район үзәк китапханәсендә галим, шагыйрь Рифат Җамал белән очрашу булды. Уйландыра торган, күңелле очрашу иде ул. Туган авылы Мирҗәм ягыннан да килгән иделәр. Очрашу Рәсимә Нигьмәтуллинаның "Мирҗәмем" дигән җырны башкаруы белән тагын да ямьләнеп китте. Сүзләрен Рифат Җамал язган. Көен - Рәсимә Нигьмәтуллина. Җыр моннан 5 ел элек туган. Бик матур җыр. Рәхәтләнеп тыңладык.   Мирҗәмем – җир яме
Безнең авыл әллә ни зур түгел –
Урамы да аның өч кенә...
Халкы да аз (әмма өч Геройны
Биргән авыл булмый кечкенә -
Булса була бары төш кенә!)
Янында юк аның урманы да,
Күлләре юк, акмый зур елга...
Ник сагынам икән шул авылны
Өйдә чакта, эштә hәм юлда?!
Авылымның тузанына хәтле
Якын миңа элек-электән...
Сагыну хисе, олыгайган саен,
Арта гына бара – нилектән?
Бу сорауга җавап таба алмас
Хәтта туксан яшьлек бабай да...
Авылыма кайтсам әйләнәм мин
Ялан тәпиле бер малайга!
Кырларыңнан үтәм сөенә-сөенә,
Камылларың хәтта иркәли...
Оныталмам, авылым, оныталмам
Сызылып аткан hәр таң-иртәңне!
Оныталмам сихри кичләреңне,
Сайрар кошларыңның моңнарын...
Кайда гына булсам да мин, авылым,
Сине уйлап, сагынып җырлармын!
Табалмадым синнән матур урын,
Күпме эзләсәм дә, мирҗәмем!
Көч-дәрт бирәсең син hәр балаңа,
И Мирҗәмем минем – җир яме

"Мин үземне мактатырга түгел, шигырьләремне укырга кайттым", - диде Рифат Җамал. 

Мин

Зурламагыз —

Мин батыр түгел,

Хурламагыз —

Мин бахыр түгел.

Көнләшмәгез —

Мин бөркет түгел.

Өркетмәгез —

Мин көртлек түгел.

Юатмагыз —

Мин юаш түгел,

Елатмагыз -

Күңел таш түгел.

Сөйләнмәгез:

«Ул кеше түгел!»

Үз итсәгез,

Мин — кече күңел..

Гомер елгасында
Баткан чаклар булды,
Тик шулай да,
Агымнарга ятып акмадым.
Тормыш булгач
Төрле хәлләр булды,
Тик шунысы хак – 
Сатылмадым hәм дә сатмадым

ШАГЫЙРЬ ҖАНЫ
Бу дөньяда юктыр шагыйрь
Булмаганнар,
Күңелләре мөлдерәмә
Тулмаганнар.
Бик күпләрнең җаны ташып
Түгелгәндер,
Ак кәгазьгә тамчы-тамчы
Сибелгәндер.
Тик күпләргә илhам килә
Бер минутка...
Бары шагыйрь җаны яна
Мәңге утта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомерем — Галәм очкыны (Очрашу да шушы шигырь исеме белән атала)

Малай чакта бик үсәсе килә –

Көннәр кыска, еллар озыннар.

Миннән алда үсеп ат булдылар

Миннән соңрак туган колыннар.

Ә мин hаман малай килеш әле –

Вакыт шуыша, гүя, ташбака.

Буй җиткәчме, әллә акыл кергәч,

Ул адымын кисәк ешайта.

Тик мин хәзер ашыкмыймын инде,

Эзлимендер тормыш «тотка”сын.

Хәзер инде Вакыт, әй ашыга –

Чабуыннан килә тотасым.

Тотып булмый — ул йөгерә башлый,

Ә аннары сизәм очканын.

…Соңгы мизгелемдә күреп калам

Гомеремне — Галәм очкынын.

* * *
Кемдер пышылдый артымда:
“Кермәде инде акыл!”
Дуслар үгетли кайвакыт:
“Басыл син, инде басыл!”
Сөям әле. Сөюләрем
Яшем белән кимеми.
Сөям дә, сөеләм әле –
Мин яшьләрдән киммени?!
Йөрим әле юләр булып,
Кирәкми акыллары.
Күзләрем сүнми сүнмәсен
Йөрәгем ялкыннары

ххх

Килсә күрәсең кеше гомерен 
Тузганакка кара! 
Әле генә сары чебеш иде, 
Инде чаларган да

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X