erid:2VtzquqpS7d
Арчалар бүләкләнеп тора
Арча яңалыклары

Арчалар бүләкләнеп тора

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итә.

21 декабрьдә Буа шәһәрендә "Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү системасы. 2023 нче ел нәтиҗәләре" буенча пленар киңәшмә үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин алып барды. Утырышның төп мәсьәләләре: укыту-тәрбия эшчәнлеге, "профессионаллар" һәм "Абилимпикс" милли чемпионатларында катнашу, кабул итүнең контроль саннарын үтәү иде. Киңәшмәдә шулай ук  ел  йомгаклары буенча Урта һөнәри белем бирү оешмалары директорларын бүләкләделәр. Арча аграр - сәнәгать һөнәр көллияте  директоры Зөлфәт Дәүләтбаев "Мактаулы остаз"медале белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев