erid:2VtzquqpS7d
Арчалар чыгышын тамашачы басып алкышлады (фотолар)
Арча яңалыклары

Арчалар чыгышын тамашачы басып алкышлады (фотолар)

Искиткеч яхшы тамаша

Әле генә Арча Мәдәният йортыннан концерттан кайттым. Рәхәтләнеп ял итеп, үземә рухи азык алып.

Бүген Арча Мәдәният йортында яңа сезонны ачу булды. Бу чара икенче ел рәттән инде үзенчәлекле үтә. Моңа кадәрге бертөрлелектән туган тамашачы бүген көлде дә, арганчы кул дә чапты, соңыннан артистларыбызны Басып алкышлады.

Бөтен Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты анда. Авыллар дә бар иде. Кая инде алардан башка! Искиткеч булды. Тере тавыш, матур биюләр, уен-көлке - русча әйткәндә, супер. Сәхнәгә куелыш - бишле, сценарий - бишле, чыгышлар - бишле. Булдырдыгыз. Так держать, егетләр һәм кызлар.

Тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев