erid:2VtzquqpS7d
Арчалар Питрәчтә ничек көрәште
Арча яңалыклары

Арчалар Питрәчтә ничек көрәште

Уңышлар бармы?

Питрәчтә ТР көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, СССРның спорт остасы Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында көрәш ярышлары узды.

Турнирда 9 районнан 108 көрәшче бил алышты.

Арча районы командасы да катнашты әлеге ярышларда һәм  3 нче урын алды.

Ә егетләребез түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр:
🥇 Файзрахманов Аяз (Ашытбаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.)
🥈Шигапов Газинур (Лесхоз мәктәбе, тренеры Аскаров И.И.)
🥈 Губаев Рәдис (Сикертән мәктәбе, тренеры Ахмадеев М.Г.)
🥉Галимов Раяз (Лесхоз мәктәбе, тренеры Аскаров И.И.)
🥉 Ахмадеев Данир (Курса-Почмак мәктәбе, тренеры Ахмадеев М.Г.)

Турнирда һәр катнашучы бушлай кайнар ризык белән тукланды. Җиңүчеләргә медаль, грамота, акчалата бүләкләр тапшырылды.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев