erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчалар Сабадан «Оникс-2024» форумыннан кайтты

Кәче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина хәбәр итә.

Сабада заманча инициативалы укытучыларның "Оникс-2024" форумы булды. Безнең район укытучылары да барды. Форумнан кайткач, хис-тойгыларның чик-чамасы юк, дип сөйли укытучылар. Ике көн булалар. "Форумнан алган тәэсирләрне сүз белән аңлатып бетереп булмый, - ди Эльмира Мөхәммәтшина. - Өч төркемгә бүленеп эшләдек. Башлангычлар, математиклар һәм, ялгышмасам, тарихчылар. Осталык дәресләре үткәрделәр, аерым дәресләрдә булдык. Үзебез дә тәҗрибәбез белән уртаклаштык.  Саба буенча сәяхәткә алып чыгып киттеләр. Бүләкләр дә бирделәр әле. Форумнан тәҗрибә туплап, яңа идеяләргә илһамланып,  яңадан яңа эшләргә рухланып кайттык. Рәхмәт". Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре