erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчалылар «Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушыла ала

2025 елның 14 – 16 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе оештырыла.

2025 елның 14 – 16 ноябрь көннәрендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе оештырыла.

Акция татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызысыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту максатыннан үткәрелә һәм анда теләгән һәр кеше катнаша ала.

Арча районында «Татарча диктант» акциясе 14 ноябрь көнне (җомга) 10.00 сәгатьтә районыбызның барлык мәгариф оешмаларында, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә, офлайн мәйданчыкларда үткәреләчәк.

Офлайн мәйданчыклар:   

  1. Вагыйзовлар урамы 14 нче йорт адресы буенча урнашкан Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте;
  2. Советлар мәйданы 17 нче йорт адресы буенча урнашкан Арча район Мәдәният йорты.

Диктант язарга теләсәгез, әлеге язу мәйданчыкларына килә аласыз. Рәхим итегез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев