Арчаның 2нче мәктәбе укучылары ташчы һөнәре үзләштерә
Файдалы шөгыль.
Арчаның агросәнәгать көллиятенең Арча станциясендәге төзүчеләр әзерләүче 1нче филиалында "Ташчы" һөнәре буенча һөнәр үзләштерү дәресе булды. Ул " Киләчәккә билет" проекты кысаларында үтте. Арчаның 2нче мәктәбе укучылары берникадәр вакытка ташчы һөнәре дөньясына чумдылар. Алар бу һөнәр турында күп нәрсә белделәр. Хәтта үзләре дә кирпеч салып карадылар. Мастер Ф. И. Фәйзрахманов аларга лекция укыды. Соңыннан укучылар сораулар бирделәр, үзара фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев