erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбенә - 8 яшь

7 нче ноябрьдә Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе үзенең 8 еллык туган көнен билгеләп үтте

Мәктәп үз тарихын 2017 нче елдан башлый.

«Бүгенге истәлекле датага багышланган бәйрәм чарасында укучылар мәктәп тарихы белән таныштылар, мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасын карадылар, тәнәфес вакытларында татар милли уеннарында актив катнаштылар. Һәркем мәктәпкә җылы теләкләрен әйтте, киләчәктә уңышлар теләде. Көн бик күңелле, онытылмаслык вакыйгалар белән узды. Белем йортыбызның әлеге тантаналы бәйрәм көне укучыларның һәм укытучыларның күңелендә җуелмас эз калдырды», – дип язылган мәктәпнең ВК төркемендә.

Мәктәп директоры Филсинә Закирова билгеләп үткәнчә, мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары Казан шәһәренең дәрәҗәле югары уку йортларында, хәтта Мәскәү, Ижау калаларының югары уку йортларында да белем алалар. «Безнең мәктәп укучылары киләчәктә үзләренең максатларына ирешәчәкләр, тормышта үз юлларын табып, чын кеше булырлар», – диде ул

Фотолар мәктәпнең ВК төркеменнән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев