erid:2VtzquqpS7d
Арчаның 6нчы мәктәбендә көрәш бара
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбендә көрәш бара

Көрәшчеләр очрашып торалар. Очрашмый булмый... Көрәшә-көрәшә остарасың. Алда зур ярышлар көтә.

Бүген, 26 ноябрьдә, Арчаның 6нчы мәктәбендә 2007-2008елгы һәм 2009 елгы һәм кечерәкләр арасында татарча көрәш ярышлары бара. Ярышлар шушы мәктәптә укучы көрәшче малайларның әти-әниләре, Искәндәровлар гаиләсе призларына үткәрелә. 191 көрәшче бил алыша. Яшүсмерләр безнең районның төрле мәктәпләреннән һәм Әтнә, Теләче, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан килде. Уңышлар телибез үзләренә. Район башкарма комитеты рәисе Ренат Гатиятов көрәшчеләрне сәламләп, уңышлар теләде. Ярышлар каты бара. Берәүнең дә җиңеләсе килми. Нәтиҗәләрне язарбыз.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев