erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбенең үз гимны бар хәзер (ВИДЕО)

1 сентябрьдә мәктәпнең гимны яңгырады.

1 сентябрьдә республикабыз мәктәпләрендә, шау-гөр килеп, Белем бәйрәме узды. 
Мәктәптә уку еллары кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган чор ул. Белгәнебезчә, Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 868 укучысы, 35 сыйныф комплекты, 56 укытучысы булган белем йортында матур бәйрәм узды. Бу уку елында мәктәпкә 1нче сыйныфка  79 бала укырга керде.
Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар -  район башлыгы Илшат Нуриев, район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе Радик Хәбибулин, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Глазкова  катнашты. Кунаклар һәм 
мәктәп директоры Дилүс Мостафин укытучылар коллективын, укучыларны һәм әти-әниләрне уку елы башлану белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерделәр.  Мәктәпнең үз гимны бар. "Ел укытучысы" бәйгесендә 2нче урын алган Ришад Сәйфетдинов гимнның сүзләрен һәм көен язган."Үз белемең белән бүлеш" Бөтенроссия акциясе кысаларында район башлыгы Илшат Нуриев 10-11 нче сыйныф укучылары өчен дәрес уздырды. Укучылар районның социаль-икътисади үсеше, перспективалар хакында яңа мәгълүмат  алдылар. Уку елы уңышлы булсын, сәләтле укучыларыбыз көннән-көн артып торсын, дөньялар тыныч, үзебез исән-сау булыйк! Яңа уку елы белән!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре