erid:2VtzquqpS7d
Арчаның алтынчы мәктәбендә «Азимут» палаткалы лагере ачылды
Арча яңалыклары

Арчаның алтынчы мәктәбендә «Азимут» палаткалы лагере ачылды

Арчаның алтынчы мәктәбендә “Азимут” палаткалы лагерен ачу тантанасы булды.

Арчаның алтынчы мәктәбендә “Азимут” палаткалы лагерен ачу тантанасы булды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар лагерьга 1 июнь көнне урнаша башлады: бу вакыт эчендә балалар бер-берсе белән, вожатыйлар һәм педагоглар белән танышырга, шулай ук яңа шартларга җайлашырга өлгерделәр.

Палаткалы лагерь ачылу уңаеннан концерт программасы оештырылды. Чарада Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова чыгыш ясады.

Һәр отряд үзен лагерьга сәламләү сүзе белән тәкъдим итте. Иҗади номерлар һәм бердәм атмосфера сменага старт бирде!


Нет комментариев