Арчаның балаларны тернәкләндерү үзәгендә түгәрәк өстәл артында җитди сөйләшү булды
Әти-әниләр өчен.
Җитди һәм файдалы сөйләшү. Әгәр дә балада сәламәтлеге буенча тайпылышлар (сөйләшми, авырдан сөйләшшә, хәрәкәтләре чикле һ.б., сизеп алсагыз, табиблар язуы белән Арчада килер урын бар. Ул - балаларны тернәкләндерү үзәге. Биредә балаларны тернәкләндерү буенча мөмкилекләр күп. Туганнан алып 18 яшькә кадәр балаларга хезмәт күрсәтелә. 4 яшькә кадәр бала өчен группа да таләп ителми. Ә 4 яшьтән инде бушлай сәламәтләндерү курслары алу өчен баланың группасы булырга тиеш. Бу үзәккә йөрү өчен табиб белешмәсе белән район социаль яклау идарәсенә килергә һәм электрон чиратка басарга кирәк. Бала елга ике тапкыр тернәкләнү курслары ала ала. Түләүле хезмәтләр дә бар монда. Хәтта олылар да тернәкләнә ала. Үзәк Арча, Әтнә, Балтач, Теләче, Биектау районнарына хезмәт күрсәтә. Сораулар туса, 3-31-59 һәм 89872117594 (белгеч Гүзәл Ринатовна) телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев