erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның беренче балалар бакчасында бәйрәм узды

Бәйрәмдә җыр-биюләр, шигырьләр, кызыклы уеннар бергә чиратлашып, үрелеп барды.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә?

Нигә кояш көлеп карый?

Беләбез һәммәбез дә!

Бүген әниләр бәйрәме!

Бүген җирдә тантана!

Кояш та шуңа көлә.

Гөлләр шуңа шатлана.

Тышта әле кар ява, ә күңелләрдә – яз яме!  Ямьле яз аен хатын-кызларның гүзәл бәйрәме- 8 нче Март башлар жибәрә.

Буген зурлар төркемендә бу гүзәл көнгә багышлап, күңелле бәйрәм үтте. "Күңелләрдә - яз яме" дип исемләнгән бу бәйрәм башка еллардагыдан үзенчәрәк үткәрелде.  Бәйрәмгә әниләр генә түгел, әтиләр дә килде.  Чөнки бу бәйрәм Ватанны саклаучылар көне белән бергә үрелеп барды.

Әти һәм әни - бала өчен иң кадерле кешеләр.  Шуңадырмы, балалар бу бәйрәмгә аеруча зур җаваплылык тоеп, тырышып әзерләнделәр.

Әтиләрне, әниләрне

Яратыгыз, сөегез!

Җир йөзендә иң киекле

Алар - шуны белегез!

Айдан, кояштан кадерле

Син ул, әтием!

Иң ягымлы, иң сөйкемле

Син ул, әнием!

Бәйрәмдә җыр-биюләр, шигырьләр, кызыклы уеннар бергә чиратлашып, үрелеп барды. Ямь өстенә ямь өстәп, кунакка гузәл Яз кызы килде. Бәйрәм турында ишетеп, әкияти Тукай урманыннан Урман албастысы да килде. Ул, һәрвакыттагыча, явызланмакчы иде дә, балаларның матур җырларын ишетеп, дәртле биюләрен күреп, күңеле йомшарып китте һәм балалар белән дуслашып, бәйрәм ахырынача рәхәтләнеп биеп, җырлап, шаярып, балалар белән бергә күңел ачты.

Бәйрәм ахырында балалар әтиләргә һәм әниләргә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.

Иң кадерле кешеләр сез,

Әтиләр һәм әниләр!

Сез булганга балалар да

Тыныч, рәхәт яшиләр!

Г.Б.Зиннәтова

Р.М.Шакирова

Г.Р.Хакимова

Л.И.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев