erid:2VtzquqpS7d
Арчаның беренче балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте
Арча яңалыклары

Арчаның беренче балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте

Балалар матур чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар.

      Бу бәйрәмне һәркем ярата,

      Бу бәйрәмне һәркем көтә,

      Балалар өчен ул иң мөһиме,

      Яңа ел дип атала! 

    Яңа ел - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шатлыклы әкият. 27 декабрь көнне Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында, кече төркемдә бәйрәмчә бизәлгән зал балаларны күңелле Яңа ел музыкасы һәм якты утлар белән каршы алды. Безнең балалар шундый матур, шундый гаҗәеп, шатлыклы, көлкеле куяннарга, матур кар бөртекләренә әверелделәр. Балалар матур чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Алар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр. Балалар Кар бабайга борынын табарга һәм бәйрәм чыршысында ут кабызырга ярдәм иттеләр. Әлбәттә инде безгә Кыш бабай бүләкләр белән килде. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр  генә  китерде   һәм  Яңа  елны   якынайтты.

   Гөлназ Хакимова,

   Алинә Хисмәтуллина,

   Рүзилә Шәрипова беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре.

 

 

 

 

 

 


Нет комментариев