erid:2VtzquqpS7d
Арчаның җиденче мәктәбе яшь регбичылары илкүләм бәйгедә уңышка иреште
Арча яңалыклары

Арчаның җиденче мәктәбе яшь регбичылары илкүләм бәйгедә уңышка иреште

Арчаның җиденче мәктәбе укучылары «Регбийная школьная лига» Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясап, 23 команда арасында алтынчы урынны яулады.

Арчаның җиденче мәктәбе укучыларыннан төзелгән регби командасы «Регбийная школьная лига» Бөтенроссия ярышларында катнашып, республика һәм район данын лаеклы яклады.

Илнең төрле төбәкләреннән килгән 23 команда көч сынашкан бәйгедә арчалылар югары әзерлек дәрәҗәсе күрсәтеп, нәтиҗәләр таблицасында 6 нчы урынга күтәрелде.

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия дәрәҗәсендәге бәйгедә уңышлы чыгыш ясавы яшьләр арасында спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм киләчәк буынны актив тормыш позициясенә өндәү юнәлешендәге эшнең нәтиҗәлелеген дә раслый.


Нет комментариев