erid:2VtzquqpS7d
Арча боксчылары биш җиңү алып кайтты
Арча яңалыклары

Арча боксчылары биш җиңү алып кайтты

Бүген, 30 август көнне, Республика көне уңаеннан Казанда бокс буенча көч сынаштылар.

 "Tatar challenge 2020" кысаларында узган Татарстан Бокс Лигасы ярышларын башкалабызның Горький Паркында барды. Арча данын тренер Руслан Галәветдинов җитәкчелегендәге "ФитБокс" командасы яклады.

Команда составында барган 5 боксчы егет 1нче урыннарны алып кайтты. Годжаев Рамин, Махмутов Булат, Миннебаев Раяз, Халиков Рәсүл, Каюмов Рөстәм - районыбызның данын югары дәрәҗәдә яклаучылар.

Бүгенге уенда Арчалар күрсәткән нәтиҗә Татарстан Боксы Лигасы кысаларында уйнаучы командалар арасында иң яхшысы.

Афәрин, егетләр! 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев