erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогика көллиятендә әлифбачылар Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзовны искә алдылар

Җылы очрашу булды.

1937-1969 елларда Арча педагогия училишесы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, СССРныж халык мәгарифе отличнигы, Татарстан АССРның атказанган укытучысы, Каюм Насыри премиясе лауреаты Рәмзия Вәлитова 2014 елның 29 мартында туган. Укытучы, галимә, дәреслекләр, кырык басмасы дөнья күргән "Әлифба" авторына 29 мартта 108 яшь тулган булыр иде. Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова Стәрлетамак шәһәрендә дүрт балалы гаиләдә туган. Затлы нәселдән. 

Очрашуны "Әлифба" музее җитәкчесе Дамир Таҗиев әзерләгән. Очрашуга Рәмзия Вәлитова, Сәләй Вәгыйзов укучылары килгән иде. Арча педагогика көллиятендә 21 ел җитәкчесе булып эшләгән ветеран Илдус Сәгъдиев та килгән. Айван мәчете имамы Надир хәзрәт тә биредә. Студентлар тын да алмый чыгыш ясаучыларны тыңлап утырды. Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова үзе дә очрашуда катнашты. Күңелле, җылы бер очрашу булды ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй аганың улы Камилнең дә вафатына инде өч ел. Аның хатыны Лилия ханым да истәлекләре белән уртаклашты. Очрашу Дамир Таҗиевның гармунда Сәләй ага яратып җырлый торган "Олы юлның тузаны" дигән җырны үзе уйнап үзе җырлавы белән тәмамланды. Соңыннан мәрхүмнәр рухына коръән ашы үткәрелде. Надир хәзрәт мәрхүмнәр рухына догалар багышлады. 

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X