erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча район Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязановның Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

 Хөрмәтле Арча район Мәдәният йортында һәм районның авыл клуб учрежденияләрендә хезмәт куючы хезмәткәрләр, әлеге тармак ветераннары!

 Сезне һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан ихластан котлыйм!
 Әлеге бәйрәмнең яз көне билгеләп үтелүе очраклы түгел дип уйлыйм. Яз фасылы табигатьне ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята.
 Сез күңел байлыгыгызны кешеләргә өләшәсез, матурлык дөньясы бүләк итәсез. Сезнең идеяләр һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә, районыбыз тормышы тагын да ямьләнә. Сезнең даими иҗади эзләнүләрегез алга таба да районыбызның иң яхшы мәдәни традицияләрен саклау һәм арттыруга юнәлдәрелгән булыр дип ышанам.
 Һөнәри осталыгыгыз, матурлыкны яратуыгыз һәм аны башкаларга җиткерергә омтылуыгыз өчен рәхмәт! Барчагызга да илһам нуры, чиксез көч-куәт, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телим!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X