erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 8нче балалар бакчасына журналистны кертмәделәр...

Арча шау итте. “Видеодан күрдегезме, 8нче бакча тәрбиячесе бер баланы этеп еккан! Балаларга кычкыралар – мәхшәр!”

Бу хәбәр Яңа ел шаукымы гына түгел иде. Эш хәтта хокук саклау органнарына кадәр барып җитте. Без, журналистлар, бу вакыйгага битараф кала алмадык. Монда бер тәрбияче турында гына сүз бармый. Бу бөтен тәрбия системасына кагыла. Тәрбиячене белгәннәр: “Ул нечкә күңелле, йомшак, хыялый, иҗади кеше. Ничек тупаслык күрсәткән?! Аңламыйм. Димәк, мохите шундый, бу гамәлләрне ул кемнәндер күргән, сеңдергән...”, – диләр.

Хәлне ачыкларга тырыштык. Эш җәмәгать суды утырышында каралды. Җәмәгать суды рәисе Марат Камаев:  “Гаеплегә административ җәза бирелде, штраф салынды”, – диде. Тәрбияче “үз теләге белән” эшеннән “киткән”. Мөдир шушы ук бакчада икенче эшкә күчерелгән. Яңасы килгән.

Район хакимиятенә бакча мөдирләрен җыйдылар. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендәге киңәшмәдә җитди сөйләшү булды. Бакчаларга тәрбиячеләрне эшкә алганда җентекләп тикшереп алырга: махсус белеме бармы, балаларны яратамы һ.б. Бакча мөдире үзенең кадрларының ничек эшләгәнен белеп торырга, алардан сыйфатлы тәрбия таләп итәргә тиеш. Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк.

Эшеннән киткән тәрбияче хәзер өйдә. Үзен күреп сөйләшәсе  килгән иде. Ләкин әнисе ризалык бирмәде. “Болай да бик борчыла. Кабат-кабат йөрәген бозасы килми, – диде. –  Балаларны бик ярата. Кечкенәдән хыялы балалар белән эшләү иде. Менә мондый хәл килеп чыкты. Әти-әниләр хәлен белеп, борчылып яза. Ничек нервысы бирешкән? Андый түгел иде бит ул. Аклагыз дип әйтмим. Ник бу мәсьәләне коллективта гына хәл итмичә, бөтен дөньяга фаш иткәннәр? Хезмәттәшләре үк... Бакча мөдире безгә рәнҗемәсен иде...”

 Видеога төшереп алынган вакыйганың, бакча стеналарыннан чыгып (хезмәттәшләре үк төшергән, диләр), җәмәгатьчелек хөкеменә эләгүе – бу хәл ана йөрәген бигрәк тә телгәли. Моңа район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров та бик гаҗәпләнә:

    – Ничек инде коллективта хәл итеп була торган проблеманы читкә чыгарырга?! Без – район мәгариф идарәсе дә бар бит! Ә инде чит кеше баласына тупаслык күрсәтү, җитмәсә тәрбияче тарафыннан, моны берничек тә гафу итеп булмый. Хәзер замана үзгәрде. Таләпләр икенче. Балага  кычкырып, селтәнеп түгел, иптәшләрчә, дусларча, кешечә мөнәсәбәт кирәк.

– Балалар хәзер көне буе видео күзәтүе астында булачак, дигән сүзләр йөри...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Иминлекне саклау, терроризмны булдырмау максатларында видеокамералар безнең бакчаларда керү-чыгу юлларында бар. Ә залларга видеокамера куярга закон кушмый.

 Әти-әниләр, тәрбиячеләр, укытучылар белән дә сөйләштек. Кайберәүләр: “Харап булган икән!” – дисә, күпләр: “Кыргыйлык!” – дип нәфрәтләнде. Кыю фикерләрне дә ишеттек...

Мәкаләне тулысы белән "Арча хәбәрләре" ("Арский вестник") газетасының 17 гыйнвар саныннан укый аласыз.

 

Румия Надршина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X