Бүген Арча район Мәдәният йортында үзбәк кардәшләр үз Президентларын сайлауда катнашты.
Районыбызда сайлау хокукы булган 92 Үзбәкстан Республикасы гражданнары яши. Алар өчен бүген республика җитәкчесен сайлауда катнашу мөмкинлеге тудырылды. Район Мәдәният йорты фойесында иртәнге 8 дән 11 сәгатькә кадәр күчмә сайлау участогы эшләде. Биредә ,гадәттәге участоктагы кебек үк, сайлау кабиналары, кандидатлар турында мәгълүматлар язылган стенд та куелган иде. Кардәшләрләрнең милли көйләре яңгырап торды. Тавыш бирергә килгән үзбәкләр Туган илләреннән еракта үз Президентларын сайлауда катнашу мөмкинлеге биргән өчен арчаларга рәхмәт хисләрен белдерделәр.
Нет комментариев