Әтинең абыйсы сугыш бетәргә берничә көн калгач һәлак булган
Җиңү бәйрәмендә Арчаның 2нче мәктәбендә башлангычлар укыткан Халидә Халитова белән сөйләштек.
"Фотода бу минем эти, ул Баулыдан, сугыш вакытында Польшада резервта торганнар,, аларны бик куп тапкыр бомбага тотканнар, сугыш беткәч тэ 7 ел армия сафларында булып кайткан. Бертуган абыйсы Фаткылбаян абый сугышнын беренче көнненэн ук шунда булган, бик кызганыч, сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, апрельдэ 1945 елда Кёнигсбергта һәлак булган. Әти Нурлыбаянның әтисе Гыймазетдин дэ, эни Вәсиләнең этисе Гатаулла да сугыштэ һәлэк булганнар. Минем әни Фәнис Яруллинның бертуган апасы. Тормыш иптэшем Илгизнең этисе Сталинградта офицер булып катнашып исэн сау Арчага кайткан, ул Халитов Гаяз исемле иде. Бу бэйрэмне без сөенечле, чөнки җиңгәнбез һәм сугыштан исән-сау кайтучылар булган һәм бик авыр хатирэлэр белэн искэ алабыз. Иллэребез тыныч булса иде, сугышлар туктаса иде".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев