Автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк
Еш кына янгыннар кешеләр йоклаганда чыгып безне бик авыр хәлдә калдыра. Янгыннарны булдырмау, гомерегезне һәм мөлкәтегезне янгыннан саклап калу максатыннан, без тагын бер тапкыр йортларыгызда автоном янгын хәбәрчеләре кую зарурилыгы турында исегезгә төшерәбез .
Ни өчен автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк? Бу сорауга җавап алу өчен һәркем үз-үзеннән сорый ала – син фатирыңда яки йортыңда башланган янгын турында вакытында белергә теләр идеңме? Янгын күршедәге бүлмәдә башлана икән, аны шунда ук күрмәскә дә мөмкин. Яки янгын барысы да йоклаганда, төнлә килеп чыкса?
Зәй шәһәрендә күп балалы гаиләдә чыккан янгын моңа ачык мисал. Янгын шәхси йортта тәүлекнең көндезге вакытында килеп чыккан. Автоном янгын хәбәрчесе эшләде. Шуның нәтиҗәсендә 4 балигъ булмаган баладан торган күп балалы гаилә башланган янгынны күреп алган һәм исән-имин эвакуацияләнгән. Бер балигъ булмаган бала мобиль булмаган инвалид булып санала. Янгын чыккан очракта алдан кисәтү кирәклеге турында өстәмә аргументлар таләп ителми дә. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр аз вакытка йортларда үзләре генә калганда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль.
Сезне һәм якыннарыгызның тормыш куркынычсызлыгы өчен сезгә янгын хәбәрчеләрен алырга һәм аларны урнаштырырга киңәш итәбез. Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне саклап калды. Шулай ук янгын сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Чөнки 900 сум тирәсе торган бер ут сүндергеч бәясе мең тапкыр күбрәк булган мөлкәтегезне коткарып кала ала. Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында ремонтларга онытмагыз!
И.Гыймадиев,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев