Авыл хуҗалыгы техникалары тикшерелә
Тиздән язгы кыр эшләренә!
Арча районы хуҗалыкларында орлыкларны эшкәртеп чәчү өчен, агулау машиналарының әзерлеген тикшерү дәвам итә.
Курса МТСы хуҗалыгындагы техника карап чыгылды. Хуҗалыкның яшь агрономы Илнур Галимуллин һәм ындыр табагы мөдире Фәнзия Сабирҗанова катнашында хуҗалыкта булган 2 ПС-20 машинасының техник хәлен, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлүен, шәхси саклану чараларының үтәлеше тикшерелде. Техникларның яхшы әзерлеге билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев