Хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк.
Татарстанда «Ел инвесторы» бәйгесе рәсми рәвештә республика статусын алды. ТР Министрлар Кабинеты шул хакта кабул итте.
Шул рәвешле, элек билгеләнгән регламентлар буенча ел саен уздырыла торган «Инвесторлар клубы» кысаларында үткәрелгән инициатива хәзер республика дәрәҗәсендә беркетелде һәм Хөкүмәт тарафыннан өстәмә танылу алды.
Бәйге инвесторларның төбәк икътисады үсешенә керткән өлешләрен тануга юнәлдерелгән. Рәсми статус алу бүләкнең әһәмиятен арттыра һәм ул яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен өстәмә этәргеч булачак.
Инвесторларның төбәк икътисадына керткән өлеше югары бәяләнә, ә иң яхшы проектлар Хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк, - дип хәбәр итә "Татар информ"
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев