Бакчага йөрүче балалар бал белән сыйланды
Җәйнең соңгы көннәрендә Арчаның "Салават күпере" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеменә хезмәт сөючән бал корты очып керде.
Кечкенә генә бал корты нәниләргә үзе турында бик күп мәгълүмат калдырып китте. тәрбияче апалары оештырган бал кортларына багышланган махсус чарада балалар бал кортларының авыр хезмәте турында белде, хәтта яңа җыелган бал белән дә сыйландылар. Аннан, әлеге хезмәт ияләре урынында үзләрен сынап, чәчәктән чәчәккә кунып бал җыеп уйнадылар.
Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре: Гөлназ Камалиева, Илүсә Бәхтиярова, Ләйсән Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев