Бал кортлары үлә, умартачылар елый
Соңгы көннәрдә Шекәш, Яңа Ашыт, Яңа Кенәр авылларында бал кортлары күпләп үлә
Моның сәбәпләрен ачыклау буенча махсус комиссия эшли. 21 июньдә бу авылларда район хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җитәкчелегендә оператив штаб әгъзалары да булды. Алар умартачылар белән очрашты, препаратлар белән эшкәртелгән басуларны карады.
Бал кортлары үлүнең сәбәпләре ачыклана, мондый хәлләрне булдырмау чаралары күрелә. Гаеплеләргә законда каралганча җавап бирергә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев