erid:2VtzquqpS7d
Балалар юл йөрү кагыйдәләрен бакчадан ук өйрәнә
Арча яңалыклары

Балалар юл йөрү кагыйдәләрен бакчадан ук өйрәнә

27 ноябрьдә Арчаның беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркемендә » Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел! » дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

 Бәйрәм КВН формасында узды. Балалар ике командага бүленеп ярышты. Алар табышмакларга җаваплар эзләделәр, юл билгеләреннән пазллар җыйдылар, сорауларга җавап бирделәр, самокатларда да ярыштылар. Бәйрәм бик күңелле узды.

Бәйрәмгә кунак булып килгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау Арча районындагы бүлек җитәкчесе  Энҗе Мөхәммәтҗанова ярышларга нәтиҗә ясап, үзе алып килгән бүләкләре белән катнашучыларны тәбрикләде.

Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлназ Сәгыйтова, Вероника Капралова, Динә Шиһабиева


Нет комментариев