erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Балалар полиция бүлегендә

Акциягә кушылдылар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылды.

Алар “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән берлектә аз керемле һәм имин булмаган гаиләләрдә яшәүче беренче сыйныфка баручы ун балага уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырдылар.  

Гадәттәгечә, балаларны эчке эшләр бүлегенең актлар залына җыйдылар. Полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары полиция подполковнигы Айдар Шакиров балаларны тормышта мөһим этап башлану белән котлады, укуларында уңышлар теләде. Шулай ук ул полиция хезмәткәрләрен шәхси яклау чараларын күрсәтте. Энҗе Мөхәммәтҗанова юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен исләренә төшерде. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина музейны күрсәтте һәм Арча милициясе тарихы белән таныштырды. Тоткарланучыларны вакытлыча тоту изоляторы начальнигы урынбасары полиция лейтенанты Артем Тынчеров үз подразделениесенең эше турында сөйләде һәм автомашинасын күрсәтте.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре